Әлфия Когогина: «Эшмәкәрлек» партия проекты икеләтә салым мәсьәләсен һәм эшмәкәрләрнең башка мөһим проблемаларын хәл итүне контрольгә алачак

2022 елның 31 октябре, дүшәмбе

«Эшмәкәрлек» федераль проекты кысаларында 28 октябрьдә «Бердәм Россия» партиясе мәйданчыгында «Санкцияләр шартларында кече һәм урта эшмәкәрлеккә кризиска каршы чаралар» темасына селектор киңәшмәсе узды.

Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Эшмәкәрлек» федераль проекты координаторы Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Кара -каршы җитди сөйләшү булды. Төбәкләр тарафыннан күтәрелгән барлык мәсьәләләрне, икеләтә салым салуны, мобилизацияләнгән һәм аларның гаиләләренә ярдәм һәм башка мөһим темаларны, контрольгә алырбыз. Эшмәкәрләр партия проекты - алар белән элемтәнең ышанычлы каналы, дип инанырга тиеш, һәм без Хөкүмәт һәм эшлекле берләшмәләр белән бергә килеп туган проблемаларны хәл итү юлларын тикшерергә һәм табарга, шулай ук гамәлгә ашырыла торган кризиска каршы чараларның нәтиҗәлелеген мониторинглауны башкарырга әзер. Президент безгә нәкъ шуны йөкләде дә инде.

РФнең 85 субъектыннан бизнес вәкилләре, шулай ук партия проектының төбәк координаторлары һәм иҗтимагый советлары әгъзалары, Дәүләт Думасы депутатлары, РФ Икътисади үсеш министрлыгы, Россия Банкы, Россия ССП, Россия Федераль салым хезмәте, КУЭ Корпорациясе, «ОПОРЫ РОССИИ», ГХФ, «Эшлекле Россия» вәкилләре катнашында гамәлдәге һәм кабул итүгә планлаштырылган ярдәм чаралары турында фикер алышынды. Җаваплы ведомстволар эшчәнлекнең арадаш нәтиҗәләре турында хисап тотты.

Киңәшмә барышында мобилизацияләнгән эшмәкәрләргә ярдәм итү, берләшкән территорияләр предприятиеләре белән сәүдә иткәндә икеләтә салым салу, КХД реформасы, социаль эшмәкәрлеккә ярдәм итү, бушатылган территорияләр белән икътисадый интеграцияләүгә кертелгән субъектларда махсус икътисадый территорияләр булдыру һәм башка мәсьәләләр күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International