Мобилизацияләнүчеләргә салым ярдәменең барлык чаралары турында яңа промобитта белергә мөмкин

2022 елның 31 октябре, дүшәмбе

Россия Федераль салым хезмәте сайтында  (https://www.nalog.gov.ru/rn77/mobilization/) промобит эшләтеп җибәрелде, анда салымнар түләү һәм хисаплылык буенча мобилизацияләнүче гражданнарга нинди ташламалар каралуы турында җентекләп язылган.

Мәсәлән, алар өчен салым, җыемнар, иминият кертемнәре түләү, хисап бирү һәм мөрәҗәгатьләр бирү сроклары күчерелә. Мораторий аларга карата контроль чараларга да кертелгән. Россия валюта законнарының үтәлешен тикшерүләр уздыру туктатыла, Россиядән читтә финанс базары оешмаларында счетлар (кертемнәр) буенча, шул исәптән, түләүләрнең электрон чараларын кулланып, банк счеты ачылмыйча, счетлар (кертемнәр) буенча хисаплар тапшыру, шулай ук мондый банкларда счетлар (кертемнәр) ачу һәм аларның реквизитларын үзгәртү турында хәбәрләр тапшыру сроклары күчерелә. Барлык чаралар да мобилизацияләнгән хезмәт чорында һәм өченче ай тәмамланганчы гамәлдә була.

Уңайлылык өчен, салым ярдәме чаралары блокларга бүленә. Аларның һәрберсендә теге яки бу чараның исемле бүлекчәләре бар, анда мәгълүмат максималь уңайлы итеп күрсәтелгән: кыскача төп тезислар ул кемгә исәпләнгән һәм нинди вакытта бирелә.

Әгәр кулланучының нинди дә булса сораулары калса, ул Россия Федераль салым хезмәтенә махсус сервис ярдәмендә яки 8-800-222-22-22 контакт-үзәк телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.

Промостраница (https://www.nalog.gov.ru/rn77/mobilization/) яңа норматив актлар кабул ителгәч тулыландырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International