Менделеевск районында 15 ел эчендә беренче тапкыр бөртекле культураларны тулаем җыюда рекорд куелды

2022 елның 31 октябре, дүшәмбе

Бүген эшлекле дүшәмбедә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Фәрукшин Менделеевск районы территориясендә 2022 елгы урып-җыю кампаниясе нәтиҗәләре турында хисап тотты.

Нәтиҗәләр буенча, Менделеевск районында бөртекле культураларның тулаем җыемы 51514 тонна тәшкил итте, бу алдагы ел белән чагыштырганда 2,5 мәртәбә күбрәк. Әлеге күрсәткеч 15 ел эчендә беренче мәртәбә 50 тоннадан артып китте.

Илнур Фәрухшин сүзләренә караганда, районда техник культураларның яхшы уңышы җыелган. Бу - рапс, җитен, көзге арыш.

- Быел без 3 мең гектарга якын җирне әйләнешкә керттек, бу “Аммоний Агротехнологии” ҖЧҖ һәм башка хуҗалыклар ярдәмендә мөмкин булды. Киләсе елда без шулай ук өстәмә рәвештә 2,5 мең гектар җир кертергә тиеш, әмма уңышның сыйфатын да онытмаска кирәк, - дип шәрехләде чыгышын район башлыгы Радмир Беляев.

Гомумән алганда, урып-җыю кампаниясе яхшы дәрәҗәдә узды. Әмма көзге чәчү һәм минераль ашламалар кертү мәсьәләләре кала, алар алга таба авыл хуҗалыгы идарәсе һәм фермерлар тарафыннан хәл ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International