1-4 нче сыйныф укучылары белән «Караңгыда күренеп тор!» дигән гыйбрәтле мультфильм күрсәтү белән юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре темасына әңгәмә узды

2022 елның 31 октябре, дүшәмбе

«Көзге каникуллар» оператив профилактик чаралар чорында 1-4 сыйныф укучылары белән «Юность» кинотеатрында, «Караңгыда күренеп тор» дигән гыйбрәтле мультфильм күрсәтеп, юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре темасына әңгәмә узды.

Менделеевск районында «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге башлыгы Халикулова Мәликә Ибраһим кызы балаларга көндез генә түгел, караңгы вакытта да юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерде. Балалар юл билгеләрен искә төшерделәр, җайга салынулы җәяүлеләр кичүе буенча бары тик  светофорның яшел сигналына гына кичү турында, җайга салынмый торган җәяүлеләр кичүендә туктарга, як-якка карарга,  машинаның тукталуына инанырга шуннан соң гына юлны аркылы чыгарга кирәк. Видеороликны карау киемдәге яктылыкны кире кайтаручы элементларның тәүлекнең караңгы вакытында булуы әһәмиятен искәртте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International