Менделеевск Лисичанскига гуманитар ярдәмнең дүртенче партиясен җибәрде

2022 елның 31 октябре, дүшәмбе

Менделеевскида "Ярдәм янәшә! Помощь рядом!" республика хәрәкәте кысаларында гуманитар йөкне Лисичанскига җибәрү тантанасы узды. Акция исәп буенча дүртенче тапкыр. С. Гассар исемендәге мәдәният йорты янында чираттагы партияне җибәрергә битараф булмаган халык, район ветераннар (пенсионерлар) советы вәкилләре, яшь армиячеләр җыелган иде. Чарада Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев чыгыш ясады.

- Гуманитар ярдәмнең дүртенче партиясе Менделеевскидан Лисичанскига китә. Җиңүгә бергә барырга кирәк. Махсус хәрби операция зонасына 30 тоннадан артык гуманитар ярдәм озатылды һәм моны дәвам итәчәкбез, - дип белдерде Радмир Беляев.

Быелгы партиядә Менделеевскилылар Лисичанск халкына 5 тонна йөк: азык-төлек продуктлары, дарулар, шәхси гигиена әйберләре җыйды. Радмир Беляев җыелуда катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерде. Шәһәрдә " Ярдәм янәшә! Помощь рядом!" хәрәкәте кысаларында йөк җыю - "Яшьлек" яшьләр үзәгендә (Елга ур., 1), шулай ук районның "Юность " мәдәният йортында (Бурмистров ур., 3).

Искәртеп узабыз, элегрәк Менделеевск районы Татарстан шефлык иткән Лисичанск шәһәренә берничә партия гуманитар йөк җибәргән иде. Алдагы партиядә, аерым алганда, район эшмәкәрләре көче белән җыелган 9 тонна бәрәңге җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International