2022 елның 18 октябрендә 10.00 сәгатьтә Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе «Салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасын куллану үзенчәлекләре» темасы буенча салым түләүчеләр өчен чираттагы бушлай вебинар уздырачак.
Вебинар спикеры булып Эльмира Хәмидуллина, юридик затларга салым салу бүлеге башлыгы чыгыш ясаячак.
Вебинар программасында:
1. Яңа махсус салым режимы - салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы һәм аның өстенлекләре турында.
2. Салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасына күчү үзенчәлекләре һәм салым салуның башка режимнарына кайту.
3. Яңа салым режимы белән бәйле башка актуаль мәсьәләләр.
Вебинарда катнашу бушлай, алдан теркәлү мәҗбүри.
Вебинарда катнашу өчен https://w.sbis.ru/webinar/87cab1f5-96ab-4eba-8168-51453f4f50d3 сылтамасы буенча теркәлергә кирәк.