Квалификацияле электрон имзаны ничек бушлай алырга?

2022 елның 1 ноябре, сишәмбе

Хөрмәтле салым түләүчеләр!

Федераль салым хезмәте Татарстан Республикасы буенча идарәсе бизнес вәкилләрен электрон документлар әйләнешенә - үзара хезмәттәшлекнең заманча һәм ышанычлы ысулына күчәргә чакыра. Бүген электрон документлар әйләнеше тагын да ачыграк булды, чөнки хәзер квалификацияле электрон имзаны (КЭП) теләсә кайсы салым органында бушлай алырга мөмкин.

Электрон имзаның киң кулланылышы бар. Дәүләт хакимияте органнары һәм контрагентлар белән документлар әйләнешен тәэмин итү, салым һәм бухгалтер хисабын тапшыру өчен яисә дәүләт хезмәтләре порталында кулланырга мөмкин.

Квалификацияле электрон имза ясауга «шәхси кабинет»аша гариза бирү уңайлырак. Алдан ук инспекциягә «Салым органына кабул итүгә онлайн язылу» сервисы ярдәмендә визитны планлаштырырга мөмкин.

Моннан тыш, хәзерге вакытта Россия Федераль салым хезмәте «Криптопро» ҖЧҖ, «ИнфоТеКС» АҖ белән берлектә Россия Федераль салым хезмәтенең таныклаучы үзәгеннән файдаланучыларга электрон имза белән эшләү өчен түләүсез программа белән тәэмин итү буенча эксперимент үткәрә. Программаны бушлай куллану өчен салым органында электрон имза алырга кирәк. Программа тәэминаты 2022 елның 12 апреленнән  соң алынган Россия Федераль салым хезмәтенең таныклык үзәге сертификатлары белән генә эшли. Күрсәтелгән датадан элегрәк алынган сертификатлар белән эшләү өчен теләсә кайсы салым органында Квалификацияле электрон имзаны яңадан чыгару кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International