Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев Менделеевск китапханәсенә әтисе Илдар Беляевның өй китапханәсенең бер өлешен тапшырды. Барлыгы шәһәр китап саклау фонды 500 дән артык китап белән тулыландырылды.
"Әти күп укыды. Өйгә тулы бер китапханә җыелды. Әни әтинең китап коллекциясен Менделеевск китапханәсенә бирергә карар кылды. Биредә сәнгать һәм документаль басмалар да. Барлыгы 500 китап. Үзегез өчен кирәкле берәр нәрсә тапсагыз, шат булачакбыз ", - дип язган үзенең Telegram-каналында Радмир Беляев.
Исегезгә төшерәбез, быелның июлендә 66 яшендә Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляевның әтисе Илдар Беляев вафат булды. Күп еллар ул КАМАЗ сәүдә-финанс компаниясендә сату департаменты директоры булып эшләде, ике улын тәрбияләде.