Пенсия фондына бармый торып, ана (гаилә) капиталы чаралары белән ничек эш итәргә?

2022 елның 2 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Менделеевск районында клиент хезмәте (бүлек хокукларында) ана (гаилә) капиталы чаралары белән эш итү турында гаризаны торак шартларын яхшыртуга, кредит акчаларын җәлеп итү өчен турыдан-туры кредит ачыла торган банкта бирергә мөмкин, дип искә төшерә.

Ике мөрәҗәгать урынына - банкка һәм Пенсия фондына - гаиләгә бары тик банкка гына мөрәҗәгать итү җитә, анда бер үк вакытта кредит рәсмиләштерелә һәм беренчел кертемне каплауга гариза бирелә.

Әгәр дә сертификат хуҗалары ана капиталы средстволарын инде булган кредит түләүгә яисә торак сатып алуга кредит алганда беренчел кертем түләүгә тотарга карар кылсалар, моның өчен банкка мөрәҗәгать итү һәм тиешле гариза бирү дә җитә.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, әгәр сертификат хуҗасы сертификатны карарга яки бастырырга теләсә, моның өчен Бердәм дәүләт хезмәтләре порталында (ЕСИА) расланган хисап язмасы булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International