Каникуллар вакытында “БАТЫР” спорт мәктәбендә 1 нче гимназия укучылары һәм ата-аналары өчен “Бердәмлектә безнең көч!” дип исемләнгән күңелле стартлар үткәрелде.
Чарада 30 кеше катнашты.
Укучылар эстафеталарда катнаштылар, шулай ук викторина сорауларына җавап бирделәр. Барлык конкурслар нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде.
1 урын - Яшен командасы
2 урын - Спорт командасы
3 урын - Дуслык командасы
Командалар грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.