Икътисад, алгарышлы социаль икътисадый үсеш территорисе һәм эшмәкәрлеккә ярдәм буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ленар Әхмәтов видеоконференция форматындагы киңәшмәдә катнашты: "Өлешчә мобилизация шартларында Россия икътисадының тотрыклылыгын тәэмин итү өчен бизнеска икътисадый ярдәм чаралары турында". Киңәшмә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә узды.
Төп мәсьәләләрнең берсе - өлешчә мобилизация белән бәйле рәвештә федераль ярдәм чаралары эшен оештыру.
Бүгенге көндә өлешчә мобилизация шартларында бизнеска түбәндәге республика ярдәме бар:
- хезмәтен узу чорына шәхси эшмәкәр һәм үзмәшгуль гражданнар өчен микрозайм шартнамәләре буенча бурычларны түләп бетерү йөкләмәләрен туктатып тору
- мобилизацияләнгән эшмәкәрләр өчен хезмәте узу вакытына алынган акчаларны максатчан файдалану турында хисапны вакытында бирмәгән өчен штрафлар түләүны туктату (кредит шартнамәләре, заем шартнамәләре, микрозайм шартнамәләре буенча пенялар, штрафлар билгеләү)
-Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлегенә еллык 0,5% исәбе белән 3 елга кадәр комиссия бүләкләрен түләүне кичектереп тору белән булган кредитларны реструктуризацияләү
- Өлешчә мобилизация кысаларында хезмәткә чакырылган эшкуарларга республика мөлкәтен арендага биргән өчен түләүләрне кичектереп тору