Хөрмәтле Ләйсән Камил кызы! Менделеевск халкы һәм район хакимияте исеменнән Сезне туган көнегез белән котлыйбыз! Сезнең район мәнфәгатьләренә тугрылыклы булуыгыз, актив тормыш позициягез, бурычлы һәм җаваплы булуыгыз Ватанга фидакарь хезмәт итүнең һәм тугрылыкның ачык үрнәге булып тора. Сезнең тырыш хезмәтегез һәм эшкә чиксез бирелгәнлегегез хөрмәт һәм чын күңелдән соклану уята, ә эшлекле һәм шәхси сыйфатларыгыз, билгеләнгән планнарга дөрес якын килү һәм үз тирәбездә фикердәшләр командасын туплый белүегез сезгә катлаулы бурычларны уңышлы хәл итәргә, максатлар куярга һәм аларга ирешергә мөмкинлек бирә. Туган көнегездә Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, бәхет һәм уңышлар телим. Сезнең янәшәдә һәрвакыт изге эшләрегездә ярдәм итәргә әзер торган ышанычлы дуслар һәм фикердәшләр булсын!