Ел саен ноябрьнең икенче атнасында Бөтендөнья сыйфат атналыгы билгеләп үтелә, ә ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесе - Сыйфат көне.
2022 елда Бөтендөнья сыйфат атналыгы 7-11 ноябрь, сыйфат көне - 10 ноябрьгә туры килә. Быелгы чаралар «Россия - сыйфат билгесе белән ил» девизы астында узачак.
Беренче тапкыр сыйфат көнен 1989 елда билгеләп үттеләр. 1996 елда Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан продукциянең һәм хезмәтләрнең сыйфаты өлкәсендә сизелерлек нәтиҗәләргә ирешкән, шулай ук менеджментның югары нәтиҗәле ысулларын гамәлгә керткән өчен конкурс уздыру йомгаклары буенча ел саен бирелә торган премия булдырылды.