Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тарафыннан пыяла юа торган сыеклыкның куркынычсызлыгын тикшереп тору һәм аның составында метанол булуын бәяләү эше дәвам итә.
Россия Федерациясенең баш дәүләт санитар табибының 2007 елның 11 июлендәге 47 номерлы карары белән автотранспортны карап тоту чараларында метил спиртыннан файдалану тыела.
2021 елның февраленнән хәзерге вакытка кадәр Роспотребнадзорның территориаль органнары тарафыннан пыяла юу сыеклыгын җитештерү һәм сату белән шөгыльләнүче 9 меңнән артык объект тикшерелгән.
606 объектта метанол булган пыяла юу сыеклыгын ваклап сату фактлары ачыкланган һәм продукциясендә метанол булган 17 җитештерү объекты ачыкланган. Күзәтчелек чаралары нәтиҗәләре буенча Роспотребнадзор белгечләре тарафыннан 707 мең литрдан артык пыяла юу сыеклыгы кулга алынган.
Күзәтчелек чаралары йомгаклары буенча административ хокук бозулар турында 1300 дән артык беркетмә төзелде, 40,5 млн.сумга якын штраф салынды. Хокук саклау органнарына 300дән артык эш җибәрелгән.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт автомобиль йөртүчеләргә пыяла юу сыеклыгын сайлауга игътибарлы булырга киңәш итә.
Кышкы пыяла юу сыеклыкларының күбесе юу чаралары, буяулар кушып су белән спирт эремәләреннән ясала. Хәзерге пыяла юу сыеклыкларында изопропил спирты, пропилен гликол, этилен гликол кулланыла.
Пыяла юу сыеклыгын билгеләнгән сәүдә урыннарында гына сатып алырга кирәк. Пыяла юу сыеклыгын сатып алганда, язуларында күрсәтелгән мәгълүматка игътибар итәргә кирәк, анда продукцияне чыгару адресы, продукциянең исеме, аның билгеләнеше, составы, продукциянең җитештерелгән техник шартларга туры килүы, яраклылык сроклары, саклык чаралары күрсәтелергә тиеш.
Бу хәл Роспотребнадзор контролендә кала.