Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы җитәкчесе – Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасында гражданнар оборонасы буенча күнекмәләр үткәрү турында» 2022 елның 31 октябрендәге,10 номерлы боерыгы нигезендә, 2022 елның 9 ноябрендә Менделеевск муниципаль районында «Татарстан Республикасы территориясендә гражданнар оборонасын оештыру һәм алып бару»темасына идарә органнары һәм гражданнар оборонасы көчләре белән гражданнар оборонасы буенча күнекмә үткәрелә.
Максат:
1. Барлык дәрәҗәдәге гражданнар оборонасы җитәкчеләренең һәм гражданнар оборонасы белән идарә итүче органнарның практик күнекмәләрен камилләштерү, куркынычларны исәпкә алып, тиз үзгәрә торган хәл шартларында халыкны яклау буенча карарлар кабул итү.
2. Гражданнар оборонасы һәм авария-коткару һәм башка кичектергесез эшләр башкарганда гражданнар оборонасы көчләренең нәтиҗәлелеген һәм килешенгәнлеген арттыру.
3. Гражданнар оборонасы белән идарә итү системасының, хәрби конфликтларда барлыкка килә торган куркынычлар турында халыкка хәбәр итү системасының әзерлеген һәм эшчәнлеген тикшерү..
4. Менделеевск муниципаль районы гражданнар оборонасы һәм халыкны яклау планының чынбарлыгын тикшерү.
5. Гражданнар оборонасы белән идарә итү органнары арасында үзара бәйләнеш һәм мәгълүмат алмашу.