4 меңнән артык Татарстан гаиләсе бала тапканда бер тапкыр бирелә торган пособие алды

2022 елның 9 ноябре, чәршәмбе

Быел Татарстанның Пенсия фонды 4 меңнән артык гаиләгә бала тапканда бер тапкыр бирелә торган пособие тапшырды. Түләүләрнең гомуми суммасы 78,5 млн. сум тәшкил итте. Һәр балага бер тапкыр 20472,77 сум күләмендә акча эшләмәүче ата-анага, опекунга, уллыкка алучыга яки баланы тәрбиягә алган ата-анага бирелә. Түләүне алучы югары, урта яки өстәмә һөнәри белем бирү оешмасында көндезге  укуда белем алучы да була ала. Эшкә урнаштырылган ата-анага эш урыны буенча акча түләнә.

Пособиене рәсмиләштерү өчен РПФ яки КФҮ клиентлар хезмәтендә гариза бирергә кирәк. Гаиләнең пособие хокукы турындагы барлык дәлилләр фондка тиешле оешмалардан килсә, түләү гариза буенча гына билгеләнәчәк. Әгәр дә берәр мәгълүмат җитмәсә, түләү хокукы бала туу турындагы таныклык һәм башка ата-ананың элек пособие билгеләнмәгән дигән эш урыныннан белешмә белән раслана. Россия Пенсия фонды линиясе буенча пособие алу өчен гариза биргән вакытта ата-аналар икесе дә эшләмәскә тиеш.

Гаризаны бала тугач 6 айдан да соңга калмыйча бирергә кирәк. Гаризаны карау оешмалардан һәм ата-ана документларыннан Пенсия фондына кергән көннән алып 10 эш көненә кадәр бара. Аерым очракларда вакыт 20 эш көненә кадәр озайтылырга мөмкин. Уңай карар кабул ителгән очракта акча 5 эш көне эчендә түләнә.

Искәртеп үтәбез, 2022 елдан бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие балалы гаиләләргә ярдәм итүнең башка чаралары белән бергә социаль яклау органнарыннан Пенсия фондына тапшырыла

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International