Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре һәм Менделеевск районы эчке эшләр органнары ветераннары!
Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне, көчле һәм фидакарь кешеләр бәйрәме белән котлыйм.
Хәзерге вакытта полиция тарафыннан төрле бурычлар үтәлә. Эчке эшләр органнарында хезмәт хаклы рәвештә иң авыр һәм җаваплы санала, хезмәткәрләрдән югары әхлакый сыйфатлар, тирән белем, гражданнарга игътибарлы һәм сизгер мөнәсәбәт таләп итә.
Һәм Менделеевск халкы хаклы рәвештә үз бурычларын җиренә җиткереп үтәүче, мундир намусын саклаучы, шәхси намуслылык һәм принципиальлек үрнәге булган кешеләр белән горурлана ала.
Намуслы хезмәтегез, сайлаган һөнәрегезгә тугрылыклы булуыгыз, законга тугрылыклы хезмәт итүегез һәм куркынычсызлыкны саклауыгыз өчен сезгә зур рәхмәтемне белдерәм. Чын күңелдән сезгә хезмәт эшчәнлегендә уңышлар, кешеләргә игътибарлы булуыгызны телим. Нык сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете, шатлык сезгә һәм якыннарыгызга!