2022 елның 10 ноябрендә мобилизацияләнүчеләр мәсьәләләре буенча бердәм кабул итү узачак

2022 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

Гражданнарның хокукларын тәэмин итү максатларында агымдагы елның 10 ноябрендә Россия суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча  Бердәм гражданнарны кабул итү узачак.

Суд приставлары СВОда катнашучы гражданнарның, аларның туганнарының өлешчә мобилизация кысаларында  алынган хәрби хезмәткәрләргә  бәйле мәсьәләләр буенча консультация бирәләр.  Кабул итү шулай ук күрсәтелгән категориядәге гражданнарның срогы чыккан бурычларын кайтаруга бәйле кредиторларның мөрәҗәгатьләре буенча да алып барылачак.

    Кабул итү 10:00 дән 18:00 гә кадәр Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең барлык район бүлекчәләрендә узачак. Район бүлекчәләренең адреслары сайтта «Структура» бүлегендә күрсәтелгән.  Моннан тыш, гражданнар консультация сорап Россия Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә ала: Казан шәһәре, Яхин ур., 3 й. 

     Үзең белән паспорт яисә нотариаль рәсмиләштерелгән ышанычнамә (башкарма производство яклары вәкилләренә) булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International