МТС Татарстанның кече торак пунктларында челтәр үсеше турында хәбәр итә. Соңгы елда 4G МТС тизләтелгән мобиль интернет республиканың егерме ике авылында барлыкка килде, шуларның унтугызында күптән түгел генә әле тавыш элемтәсе иде.
"Белгечләр авыл халкының артуын соңгы елларның үсеш юнәлеше дип атыйлар. Безнең Big Data мәгълүматларны анализлау нигезендә (челтәргә йөкләнеш, кулланучыларның ихтыяҗлары һәм тәртибе, аларның концентрация урыннары, территорияләрне үстерү планнары, транспорт һәм социаль инфраструктура һ.б.) челтәрне төгәл яхшыртырга ярдәм итә, шулай ук бу үсеш юнәлешен раслый. Татарстанда Лаеш, Питрәч, Яшел Үзән районнары аеруча сизелерлек арта, моңа Казанга якын ара һәм күчемсез милеккә чагыштырмача түбән бәяләр ярдәм итә. Монда бик күп актив кулланучылар яши, шул исәптән ерактан килеп эшләүчеләр. Зур шәһәрләрдән ерак урнашкан бистәләрдә һәм авылларда мобиль интернет - еш кына " дөньяга тәрәзәләр» нең бердәнбер варианты, шуңа күрә биредә ышанычлы элемтә – инфраструктураның һәм уңайлы тормышның мөһим өлеше», - дип уртаклашты МТС директоры Марат Шакиров.