Татарстанда реестр хаталарын төзәтү өчен җир кишәрлекләрен тикшерәчәкләр

2022 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

Казанда Татарстан Росреестрының дәүләт җир инспекторлары җир кишәрлекләрен дистанцион рәвештә тикшерүне бакчачылык ширкәтләреннән башладылар.

"Киңлек мәгълүматларының милли системасы" дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Росреестр Кадастр палатасы белән берлектә Бердәм дәүләт күчемсез милек реестры белешмәләрендә реестр хаталарын төзәтүгә кереште.

Җирләрдән файдалануны һәм саклауны контрольдә тотуның нәтиҗәлелеген арттыру максатында Татарстан Росреестрының дәүләт  җир инспекторлары пилотсыз очу аппараты ярдәмендә Казанның Идел буе районында урнашкан бакчачылык җир кишәрлекләрен тикшерделәр. Дистанцион тикшерү методын куллану шулай ук реестр хаталарын ачыклауга һәм җир кишәрлекләре милекчеләренең финанс чыгымнарыннан башка аларны төзәтүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International