Татарстанда 200 күп фатирлы йорт кадастр учетына куелган

2022 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе агымдагы елда гомуми мәйданы 1 млн 789 мең 382 кв м булган 200 күп фатирлы торак йортны дәүләт кадастр исәбенә куйды.

Татарстан Росреестры мәгълүматлары буенча, күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрында барлыгы 82,8 млн кв. метр мәйданлы 22 мең 840 күпфатирлы йорт турында мәгълүмат бар.

Элегрәк республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин «Татарстан 100%» форумында соңгы 15 елда республиканың торак тапшыруны ике тапкыр арттырганын хәбәр итте. Министр сүзләренчә, 2022 елда файдалануга тапшырылачак торак күләме 3 миллион квадрат метрдан артык булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International