РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Донецк Халык Республикасының Горловка шәһәренә эчәргә яраклы су белән гуманитар йөкне илтүне тәэмин итте.
"Халык фронты белән берлектә Донбасска, Горловка халкына 20 тонна эчә торган шешәле су алып килдек. Әлеге проектны без Татарстаннан су җитештерүче ярдәмендә тормышка ашырдык. Зур рәхмәт сезгә, кадерле якташлар! "- дип шәрехләде Әлфия Когогина.
ДХРда су белән тәэмин итү коммуникацияләре шактый җимерелү сәбәпле, кайбер шәһәр һәм районнарда яшәүчеләр, шул исәптән Горловканы да кертеп, су белән тәэмин итүдә кыенлыклар кичерә. Эчә торган су - гуманитар ярдәмгә даими сорауларның берсе.
Халык фронты Донбасс халкын су белән тәэмин итүдә даими ярдәм итә, шул исәптән Донецк халык республикасы һәм Луганск халык республикасы шәһәрләрендә һәрберсе берәр тонна сыешлы савытлар сатып алынган һәм урнаштырылган, запасларны атналык тулыландыру өчен су китерү оештырылган.