Физик затларга шәхси кабинетта салым түләүченең идентификация номерын алырга мөмкин

2022 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

Россия федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе "Физик затлар өчен шәхси кабинет" сервисы кулланучыларына бушлай һәм теләсә кайсы уңайлы вакытта көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланган физик затны исәпкә кую турындагы электрон таныклык бирергә мөмкин булуын искә төшерә.

Документ салым органының вазыйфаи заты кул куйган һәм мөһер белән таныкланган кәгазь күчермәсе кебек үк юридик көчкә ия.

Салым түләүченең идентификацияле номерын йөкләү өчен "Тормыш ситуацияләре" бүлегенә мөрәҗәгать итү һәм физик затны салым органында исәпкә кую турындагы гаризаны җибәрү дә җитә. Шуннан соң "Профиль" бүлегендә чикләнмәгән санда салым түләүченең идентификацияле номерын төшереп алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

Ф.И.А., җенесен, туган көнен, туган урынын үзгәртү очракларында физик затны исәпкә кую турында яңа таныклык биргән өчен дәүләт пошлинасы   алынмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International