7-19 ноябрь көннәрендә “Советлар Союзы Герое М.С.Фомин исемендәге 1 нче мәктәптә” “Кванториум” мобиль технопаркы эшли.
"Кванториум" балалар заманча дөньяның яңа техник юнәлешләре белән таныша һәм үзләренең фәнни-техник кызыксынуларын тормышка ашыра алсын өчен булдырылган. Балалар технопаркы тренерлары балаларга Гео-Аэро, сәнәгать дизайны, Хайтек юнәлешләрен күрсәттеләр. “Кванториум”га 5-7 сыйныфларның 228 укучысы йөри