12 ноябрь көнне Менделеевск районының Cтарое Гришкино авылында керәшен мәдәниятенең III төбәкара “Җәмле җүраш буйларында” фестивале узды.
Фестивальгә республиканың 15 районыннан фольклор коллективлары килде. Алар фольклор ансамбле, халык биюе, вокал буенча номинацияләрдә ярыштылар.
Менделеевск районыннан “Миләшкәем” керәшен ансамбле (Монай авыл мәдәният йорты), “Карендәшләр” керәшен җыр һәм бию ансамбле һәм Ксения Александрова (Сәйтәк авыл клубы), “Бигәш” халык фольклор ансамбле һәм “Бигәшкәй” балалар фольклор ансамбле (Иске Гришкин мәдәният йорты), керәшен җырлары һәм бию ансамбле “Туганайлар” (С.Гассар исемендәге мәдәният йорты).
Фестивальдә 40тан артык чыгыш ясалды. Килгән барлык коллективлар югары дәрәҗәдә бәяләнде һәм төрле дәрәҗәдәге лауреатлар исеменә лаек булды. Мәртәбәле жюри иң төп призны - Гран При Балтач районыннан “Орчык” гуслярлар ансамбленә тапшырды.
Шулай ук “Җәмле җүраш буйларында” фестивален югары дәрәҗәдә оештырган һәм уздырган өчен керәшен мәдәни үзәге директоры Виктор Япаевка Түбән Кама керәшен җәмгыяте идарәсе рәисе Тамара Баһаутдинова исеменнән рәхмәт хатлары тапшырылды.