Менделеевскида мобилизацияләнүчеләрнең һәр гаиләсенә куратор беркетелде

2022 елның 14 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, Менделеевск районы җитәкчелеге һәм депутатлар мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләрен йөреп чыга.

Бу хакта администрациядәге эшлекле дүшәмбедә район башлыгы Радмир Беляев сөйләде. -Бу очрашуларда актуаль мәсьәләләр һәм аларны хәл итү, яшәү шартлары турында фикер алышабыз. Һәр гаиләгә район хакимияте һәм депутатлар арасыннан куратор беркетәбез. Бер атна эчендә мобилизацияләнүчеләрнең 150 гаиләсендә булдылар. Без үзебезнекеләрне ташламыйбыз һәм һәр мобилизацияләнгән гаилә әгъзалары бөбелән булышачакбыз - дип билгеләп үтте Менделеевск районы башлыгы. Аның сүзләренчә, җирле бюджет һәм Штаб акчалары хисабына мобилизацияләнгән гаиләләргә ярдәм итү буенча күптөрле ярдәм күрсәтелә. Мисалга, җир кишәрлегенә документлар әзерләүдә, терлекләрне карау өчен ашлык китерүдә ярдәм итүгә документлар рәсмиләштерүдә, дарулар китерү һәм башка күп нәрсәләрдә дә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International