Автомобиль юлларын кышкы чорда эшләүгә вакытында һәм сыйфатлы әзерләү максатларында Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитетының «2022-2023 еллардагы кышкы чорда Менделеевск муниципаль районы территориясендә автомобиль һәм тимер юл транспортының өзлексез хәрәкәтен тәэмин итү турында» 2022 елның 3 ноябреннән 677 номерлы карары чыгарылды.
Әлеге карар белән төп чаралар исемлеге расланды һәм автомобиль юлларын кышкы чорда файдалануга әзерләүнең барышына оператив контроль буенча эш комиссиясе составы расланды. Моннан тыш, һава шартлары кискен начарланган очракта, районда «Буран» планы расланды. Район башлыгы Радмир Беляев “Төзекләндерү идарәсе” муниципаль унитар предприятиесе белән берлектә юл хезмәтләренең техниканың кышкы чорга әзерлеген йомгаклап тикшерде. Гомумән алганда, шәһәрдә юл комплексын кышкы чорда эшләргә әзерләү чаралар планы нигезендә башкарыла. Районда барлык автомобиль юлларының гомуми озынлыгы 397,72 км тәшкил итә, шул исәптән: 24,02 км - федераль челтәр, 155,248 км - төбәк челтәре, 218,452 км - җирле челтәр (66,09 км. - шәһәр) , кышкы чорда федераль юллар челтәрен карап тоту өчен барлыгы 1 мең тонна ком-тоз катнашмасы, 8 берәмлек юл техникасы әзерләнгән. Төбәк юллар челтәрен карап тотуны «Алексеевскдорстрой» ҖЧҖ подряд оешмасы гамәлгә ашыра, «Яр Чаллы - Әгерҗе» 155,248 км юлга хезмәт күрсәтә. Төбәк һәм муниципальара юлларны карап тоту өчен 3,5 мең тонна ком-тоз катнашмасы, 9 берәмлек техника әзерләнгән. Шәһәрдәге юлларның озынлыгы 66,09 км тәшкил итә, территорияне ңыештыру «Төзекләндерү» МУПына беркетелгән. 1200 тонна ком-тоз катнашмасы, 400 тонна ком әзерләнгән, шулай ук 10 данә юл техникасы да эшкә әзер.