2021 елның 1 сентябреннән 2022 елның 30 октябренә кадәр «гараж амнистиясе» Законын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Росреестры тарафыннан 2 500 гараж һәм 2 259 җир кишәрлеге теркәлгән.
"Гараж амнистия"нә иң зур ихтыяҗ Казанда һәм Чаллыда булган, анда закон гамәлдә булган 14 ай эчендә 1090 һәм 1038 объект теркәлгән. Шулай ук Әлмәт районында яшәүчеләр (957 объект) һәм Чистай районында (496 объект) «гараж амнистиясе»ннән актив файдаланганнар.