Татарстанда 200 күп фатирлы йорт кадастр учетына куелган

2022 елның 14 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе агымдагы елда гомуми мәйданы 1 млн 789 мең 382 кв.м. 200 күпфатирлы торак йортны дәүләт кадастр исәбенә куйды.

Барлыгы, Татарстан Росреестры мәгълүматлары буенча, Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында гомуми мәйданы 82,8 млн кв.м булган 22 мең 840 күпфатирлы йорт турында белешмәләр бар.

Элегрәк республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин «100% Татарстан» форумында хәбәр иткәнчә, соңгы 15 елда республика торакны файдалануга тапшыруны ике мәртәбә арттырды. Министр сүзләренчә, 2022 елда гамәлгә кертеләчәк торак күләме 3 миллион квадрат метрдан артык тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International