20 ноябрь - Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көне

2022 елның 14 ноябре, дүшәмбе

Ноябрьнең өченче якшәмбесе Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне дип игълан ителде.

Акциянең максаты: юл-транспорт һәлакәтендә үлүчеләр санын киметү, юл-транспорт һәлакәтләрендә хокук бозучыларга каршы көрәшү, шулай ук юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләрне искә алу һәм аларның гаилә әгъзаларының кайгысын уртаклашу проблемаларына киң җәмәгатьчелекне җәлеп итү.

14 ноябрьдән 20 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасында Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган юл хәрәкәте иминлеге чаралары узачак. Чаралар кысаларында профилактик акцияләр, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең юл хәрәкәтендә катнашучылар, предприятиеләр һәм оешмаларның хезмәт коллективлары белән очрашулары, мәгариф оешмаларында тематик дәресләр һәм ата-аналар җыелышлары узачак.

Чараларда предприятие һәм оешма хезмәткәрләре, уку йортлары студентлары, мәктәп укучылары, балалар-яшүсмерләр автомәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр, хәрәкәтнең яшь инспекторлары, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ хезмәткәрләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре  катнашачак.

Акциядә катнашучылар җанлы урамнарда һәм плакатлар куелган чатларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә приз бирәчәк һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларга яктылыкны кире кайтаручы  элементлар өләшәчәк.

18 ноябрьдә республиканың барлык мәктәпләрендә “Юл хәрәкәте иминлегенең бердәм көне” узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International