2022 елның 13 ноябре 18.00 сәгатьтән 14 ноябре 18.00 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында кисәтү.
Төнлә һәм көндез 14 ноябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыннар белән:
- кыска вакытлы буран;
- 17-22 метрга кадәр көчле төньяк-көнбатыштан җил;
- юлларда бозлавык хасил булу көтелә.