Бу хакта агымдагы елның октябрендә алынган Татарстан Росреестры мәгълүматлары сөйли.
Әйтик, иң "түбән" май-июль белән чагыштырганда, октябрь аенда ипотека теркәлүенең гомуми саны ике тапкырга арткан: 4,5-5 меңнән 9,2 меңгә кадәр. Күчемсез милек объектлары төрләре буенча торак биналарга ипотека күләме (майда 2,1 меңнән алып октябрьдә 4,6 меңгә кадәр) һәм җир кишәрлекләре (майда 1,4 мең һәм октябрьдә 2,8 мең) арткан.
Агымдагы елның 10 аенда Татарстан Росреестры тарафыннан 78,5 мең ипотека теркәлгән, шуларның 37,2 меңе торак биналарга, 1,7 меңе торак булмаган җирләргә һәм 26,1 меңе җир кишәрлекләренә теркәлгән.
Барлыгы исә Татарстан Росреестрына гыйнвардан октябрьгә кадәр исәпкә алу-теркәү гамәлләренә 957 мең гариза кергән, бу узган ел белән чагыштырганда 80 меңгә күбрәк. Элеккечә үк торак биналарга хокуклар - 243 мең ( 2%), җир кишәрлекләре - 191 мең ( 4,8), машина-урыннар - 8 меңнән артык ( 30,2%) теркәлгән.