Менделеевск районындагы Клиент хезмәте (бүлек хокукларында) Россия дәүләт Пенсия фондында тупланма пенсияне билгеләү өчен ике фактор кирәк булуын искә төшерә: кешенең пенсия тупланмалары һәм иминият пенсиясен билгеләү хокукы булырга тиеш.
2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән пенсия законнарындагы үзгәрешләр пенсия тупланмаларын билгеләү һәм түләү кагыйдәләрен үзгәртми. Аларны алуга хокук бирә торган пенсия яше элеккеге чикләрендә - хатын-кызлар өчен 55 яшь һәм ир-атлар өчен 60 яшь кала.
Бу пенсия тупланмаларын түләүнең барлык төрләренә кагыла, шул исәптән тупланма пенсияне, вакытлы һәм бер тапкыр түләнә торган түләүләрне дә. Элеккеге кебек үк, пенсия тупланмалары минималь кирәкле пенсия коэффициентлары һәм стажы булганда билгеләнә: 2022 елда бу кимендә 23,4 пенсия коэффициенты һәм 13 ел стажы.