Метеорологик фараз
2022 елның 17 ноябре 18.00 сәгатьтән 18 ноябре 18.00 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында кисәтү.
2022 елның 17 ноябрендә кич белән, 18 ноябрендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән:
- көчле кар;
- күз күреме 1000 м га кадәр һәм аннан да азрак;
- көнчыгыштан секундына 18 м га кадәр көчле җил;
- юлларда кар көртләре барлыкка килү, бозлавык көтелә.
2022 елның 18 ноябренә
2022 елның 17 ноябре 18 сәгатьтән 18 ноябре 18 сәгатьтән кадәр
Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы (Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе, Түбән Кама, Зәй, Сарман, Минзәлә, Мөслим, Актаныш, Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Бөгелмә, Ютазы, Баулы, Тукай муниципаль районнары һәм Чаллы шәһәре округы) буенча:
Болытлы.
Аз гын кар, урыны белән көчле кар.
Аерым районнарда буран.
Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан секундына 7-12 м, урыны белән 18 м. га кадәр.
Төнлә минималь һава температурасы -5..-8˚.
Көндез максималь һава температурасы -2..-6˚.
Юлларда кар көртләре, урыны белән бозлавык.
Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарына, җирле үзидарә органнарына, оешма җитәкчеләренә тәкъдим итәргә:
фаразлана торган метеорологик күренешләр, гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү куркынычы һәм аларның гамәлләре турында халыкка үз вакытында хәбәр итүне һәм хәбәр итүне контрольдә тотуны тәэмин итәргә;
вакытлыча урнаштыру, җылыту һәм туклану пунктларының әзерлеген тикшерергә;
экскурсия һәм туристлык маршрутларын оештыручыларга, гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү куркынычын киметү буенча кирәкле профилактик чаралар үткәрүгә прогнозлы мәгълүмат җиткерүне контрольдә тотуны тәэмин итәргә;
оештырылган балалар төркемнәренең автомобиль, автобус (мәктәп) транспортында йөрүен контрольдә тотуны тәэмин итәргә;
халыкка мәгълүмат бирергә;
фаразлана торган метеорологик күренешләргә бәйле рәвештә оператив хәл начарланганда, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү территориаль системасының муниципаль звенолары өчен югары әзерлек режимын кертергә.