Бүген хакимияттә Менделеевск муниципаль районы Советының егерме бишенче утырышы һәм Менделеевск шәһәр Советының IV чакырылыш унсигезенче утырышы узды.
Утырышка суд рәисе, район прокуроры, Менделеевск районы буенча Россия ЭЭМ бүлеге башлыгы, Совет аппараты һәм Башкарма комитеты җитәкчеләре һәм белгечләре, предприятие, учреждение, оешмалар, территориаль иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырылган иде.
Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Советы сессиясендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. 2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы бюджеты турында.
2. «Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы»муниципаль берәмлеге Уставын раслау турында карар проекты хакында.
3. Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы территориясендә урнаштырырга рөхсәт ителгән реклама конструкцияләрен урнаштыру хокукына сатуларны әзерләү һәм уздыру тәртибе турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында;
4.Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы территориясендә хәрби мобилизация хезмәтенә чакырылган гражданнарга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм чаралары турында.
5. Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Енабердино авыл җирлегенең генераль планын раслау турында.
6. Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Турай авыл җирлегенең генераль планын раслау турында.
Шәһәр Советы сессиясендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының Менделеевск шәһәре бюджеты турында беренче укылышта.
Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының «Менделеевск шәһәре» муниципаль берәмлеге Уставын раслау турында карар проекты хакында