Мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган РФ гражданнары контракт буенча хәрби хезмәт үтүче хәрби хезмәткәрләр статусына ия.
Шулай итеп, пенсия алу, шулай ук социаль ярдәмнең барлык чаралары РФ Оборона министрлыгы линиясе буенча гамәлгә ашырыла.
РФ Пенсия фонды түбәндәге хезмәтләрне күрсәтергә мөмкин:
Бала карау буенча ай саен бирелә торган пособие.
Шартлар, шулай ук мөрәҗәгать итү кагыйдәләре әлеге чараны бирүнең гомуми тәртибенә охшаш;
8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балага айлык акчалата түләү. Гражданнарның гомуми категориясеннән аермалы буларак, мобилизацияләнүчеләр гаиләләре өчен түләүне билгеләүнең ташламалы тәртибе гамәлдә. Мәсәлән, гаиләнең җан башына туры килә торган керемен исәпләгәндә гаиләнең акчалата рәвештә алынган керемнәре исәпкә алынмый:
- кызыксындыру характерындагы түләүләрне дә кертеп, хезмәт яисә башка бурычларны үтәгән өчен бүләкләү, граждан-хокукый шартнамә кысаларында башкарылган эшләр, шул исәптән түләүле шартларда опека яисә попечительлекне гамәлгә ашыру турындагы шартнамә буенча гамәлләр кылган өчен бүләкләү;
- пенсияләр, пособиеләр, шул исәптән балаларга да, башка шундый ук түләүләр, шул исәптән мәҗбүри социаль иминләштерү һәм компенсация характерындагы түләүләр;
- стипендияләр һәм башка акчалата түләүләр;
- алынган алимент суммасы;
- вафат булган иминләштерелгән затларның хокук варисларына түләүләр;
-хәрби хезмәткәрләрнең, Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең акчалата тәэминаты (акчалата тәэмин ителеше);
дәүләт яисә иҗтимагый бурычларны башкару чорында дәүләт органы яисә иҗтимагый берләшмә тарафыннан түләнә торган компенсацияләр;
- кыйммәтле кәгазьләр һәм финанс инструментлары белән операцияләр буенча алынган дивидендлар, процентлар һәм башка керемнәр;
- крестьян (фермер) хуҗалыгы эшчәнлеге нәтиҗәсендә алынган керемнәрне дә кертеп, эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашырудан керемнәр;
- мөлкәтне сатудан һәм арендага (наемга, өстәмә наемга) бирүдән алынган керемнәр;
- авторлык заказы шартнамәләре буенча, интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләренә махсус хокукны читләштерү турында керемнәр;
-махсус салым режимын куллану кысаларында алынган керемнәр - “Һөнәри керемгә салым”;
-отставкага чыккан судьяларны ай саен гомерлек карап тоту;
-төрле хәрби хезмәттән киткәндә бер тапкыр бирелә торган пособие;
- Россия Федерациясеннән читтә алынган керем;
- кредит учреждениеләрендә кертемнәр буенча алынган процентлар;
- лотерея, тотализаторлар һәм хәвеф-хәтәргә нигезләнгән башка уеннарны оештыручылар тарафыннан түләнә торган отыш нәтиҗәсендә алынган керемнәр;
Моннан тыш, хисап чорында гаиләнең хезмәткә сәләтле әгъзаларының керемнәре булмау баш тарту өчен нигез булып тормый (ягъни, мобилизацияләнгән булса, йә аның гаилә әгъзалары түләүнең башка шартларын үтәгәндә хисап чорында эшләмәгән очракта, башка категориядәге гражданнардан аермалы буларак билгеләнергә мөмкин).
Түләү 6 айга билгеләнә!
Норма мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарга гына кагыла.