Менделеевск районында 35,7 млрд. сумлык продукция җитештерелде һәм төяп озатылды

2022 елның 22 ноябре, сишәмбе

Быелның 10 аенда Менделеевск районы предприятиеләре һәм оешмалары көче белән  җитештергән продукция, башкарылган эшләр һәм хезмәтләр күләме 35,7 млрд.сум тәшкил иткән.

Бу хакта эшлекле дүшәмбедә район хакимиятендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ленар Әхмәтов сөйләде. Күрсәткеч узган елның шул ук чорындагы күрсәткечләрдән 10 млрд. сумга, ягъни өчтән бер өлешкә артып киткән.
Муниципалитет республиканың башка районнары арасында социаль-икътисади үсеш рейтингында 10 нчы урында тора. Сәнәгать җитештерүе индексы-103%, бу территориянең икътисади тотрыклылыгын һәм үсеш перспективаларын күрсәтә, дип билгеләп үтте спикер. Район буенча хезмәт хакы уртача республика күрсәткечләреннән югарырак - 53,6 мең сум (республика күрсәткече – 50,0 мең сум). Ә эшсезлек күрсәткече республика буенча иң түбән күрсәткечләрнең берсе.
Хәзер Менделеевск районы 2024 елга кадәр исәпләнгән 14 илкүләм проектның 8ендә катнаша. Агымдагы елда планлаштырылган барлык проектлар тулы күләмдә башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International