Ана (гаилә) капиталы акчаларын автомобиль сатып алуга юнәлдерергә мөмкин икәнен ишеткән идем. Шулаймы бу?
Автомобиль сатып алуга ана капиталы акчаларын җибәрергә ярамый.
- Ана капиталы акчалары яисә аның бер өлеше торак урын сатып алуга, төзүгә яисә реконструкцияләүгә, гаиләдә теләсә кайсы баланың белем алуы өчен түләүгә һәм белем алуга бәйле башка чыгымнарны гамәлгә ашыруга, шул исәптән баланы мәктәпкәчә белем бирү оешмасында тоту, инвалид балалар җәмгыятендә социаль адаптация һәм интеграция өчен билгеләнгән товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр сатып алуга, ананың тупланма пенсиясен формалаштыруга юнәлтелә ала.
Хәзерге вакытта чаралар белән эш итүнең башка ысуллары 256-ФЗ номерлы Законда каралмаган.