Мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган РФ гражданнары контракт буенча хәрби хезмәт үтүче хәрби хезмәткәрләр статусына ия.
Шулай итеп, пенсия алу, шулай ук социаль ярдәмнең барлык чаралары РФ Оборона министрлыгы линиясе буенча гамәлгә ашырыла.
РФ Пенсия фонды түбәндәге хезмәтләрне күрсәтергә мөмкин:
1. Бала карау буенча ай саен бирелә торган пособие.
Шартлар, шулай ук мөрәҗәгать итү кагыйдәләре әлеге чараны бирүнең гомуми тәртибенә охшаш;
2. 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балага айлык акчалата түләү.
Хәрби хезмәткә мобилизация буенча чакыру фактын раслау өчен кирәкле документлар (белешмәләр) мөрәҗәгать итүче тарафыннан мөстәкыйль тапшырыла.
Йөклелекнең иртә срогында медицина оешмасында исәпкә баскан хатын-кызга айлык пособие.
Хәрби хәрәкәтләр ветераны буларак, көч ведомствосы тарафыннан бирелгән билгеләнгән үрнәктәге хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгын күрсәткәндә айлык акчалата түләү.
Һәлак булган яки җәрәхәтләнгән очракта: Хәрби хезмәт чорында алган имгәнү нәтиҗәсендә инвалидлык булган очракта,айлык акчалата түләү билгеләнә.