Субсидия 3,5 млн сумга кадәр заводта җитештерелгән әзер йорт комплектларына кагылачак, шул ук вакытта эшмәкәрләр сатып алучыларга йорт бәясенең 10% ына кадәр ташламалар бирергә тиеш.
Татарстан Росреестры мәгълүматлары буенча, 2022 елда республикада 1955 яңа агач торак йорт кадастр учетына куелган. Шуларның яртысыннан артыгы – 1128е - авыл җирләрендә, бакчачылык өчен билгеләнгән җир кишәрлекләрендә – 495.
Мәгълүм булганча, РФ Хөкүмәте агач йортлар сатып алуга ташлама ясаячак. Җитештерүчеләргә субсидияләр бирү өчен ел саен кимендә 300 млн сум акча бүлеп бирү планлаштырыла. Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы конкурсында катнашу һәм субсидияләр алу өчен, җитештерүчеләр кайбер таләпләрне үтәргә тиеш, алар арасында:
- Россиядә җитештерү куәтләренең булуын раслау,
- йорт комплектларына бәяләр прейскуранты булу,
- сатып алучы белән килешүдә ташламаларны теркәү.