Әниләр көне уңаеннан Менделеевскида шәһәр буйлап мобилизацияләнүчеләрнең әниләренә багышланган баннерлар элделәр. Район башлыгы Радмир Беляев бу турыда кадрлар белән үзенең телеграмма-каналында бүлеште.
"Минем уйлавымча, күпләр бүген махсус операция зонасына балаларын озаткан әниләргә аерым кайгыртучанлык бүләк итәргә тели. Безнең йортларның фасадларында барлыкка килгән бу сүзләр, сез һәрвакыт безгә таяна алуыгызны искә төшереп торсын», - дип язды Менделеевск районы башлыгы.
Ул шулай ук көмеш волонтерларга һәм барлык әниләргә һәм әбиләргә рәхмәт белдерде. Алар, эш графигы тыгыз булуга да карамастан, мобилизацияләнүчеләр һәм аларның гаиләләренә ярдәм итәргә көч һәм вакыт табалар. Көмеш волонтерлар хуҗалыкта мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм итәләр, шулай ук балаларны карыйлар. Моннан тыш, шәһәрдә "Талантлы әбиләр" клубы тирәсендә маскировка челтәрләре үрүгә кешеләр берләште.
Исегезгә төшерәбез, кичә шәһәрдә күп балалы әниләр һәм махсус операция зонасына берьюлы ике улын озаткан әниләр белән очрашу белән очрашу уздырдылар. Андыйлар районда җидәү.