Инвалидлар, әгәр аларның транспорты яки аларны йөртүче автомобиль турындагы мәгълүмат инвалидларның Федераль реестрына кертелгән булса, зоналарда бушлай машина кую урыннаарыннан файдалана ала.
Мондый рөхсәтне электрон кабинет аша реестр яки "Дәүләт хезмәте" порталларында гариза биреп алырга мөмкин. Шулай ук ташламалы машина кую урынын рәсмиләштерү өчен инвалид яки аның вәкиле күпфункцияле үзәккә шәхсән мөрәҗәгать итә ала. Транспортны реестрда теркәү өчен аның номерын һәм маркасын күрсәтергә, шулай ук бушлай машина кую урынынна хокукы гамәлдә булачак вакытны кертергә кирәк.
Рөхсәтне беренче яки икенче төркем инвалид идарә итә торган автомобильгә яки аны йөртә торган автомобильгә рәсмиләштерергә мөмкин. Ташламалы машина кую урыны шулай ук, әгәр алар мөстәкыйль рәвештә хәрәкәт итә алмасалар, өченче төркем инвалидларга да мөмкин.
Инвалид кирәк булганда, яңа гариза биреп, транспорт чарасы турындагы мәгълүматны үзгәртергә мөмкин. Реестрда мәгълүмат бөтен ил территориясендә үз көченә ия. Әгәр автомобиль мәгълүматлар базасына кертелсә, бүлеп бирелгән машина кую урыннарыннан Россиянең теләсә кайсы төбәгендә файдаланырга мөмкин.