Электрон хезмәт кенәгәсе буенча эшкә урнашу җиңел

2022 елның 29 ноябре, сишәмбе

Менделеевск районында клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) искә төшерә:

Хезмәт кенәгәсе - ул хезмәт эшчәнлеген башкаруны һәм кешенең стажын раслаучы төп документ.

Нинди хезмәт кенәгәсен - кәгазь яки электрон кенәгәсен сайлау бездә калды. Әмма без  алган яңа тәҗрибә әкренләп безне күпкә экономиялерәк һәм уңайлы вариантка - дистанцион хезмәтләр куллануга китерә.

2020 елдан башлап, һәрбер эшләүче гражданның хезмәт кенәгәсе, үзе сайлауга бәйсез рәвештә, электрон рәвештә алып барыла. Электрон кенәгә бирә торган төп өстенлек - документтан дистанцион рәвештә файдалану мөмкинлеге.

Яңа эшкә урнашкач, электрон хезмәт кенәгәсеннән өземтәне күчереп алу һәм эш бирүчегә җибәрү дә җитә. Электрон хезмәт кенәгәсеннән мәгълүматны РПФ сайтында (www.pfr.gov.ru) яки Дәүләт хезмәтләре порталында (www.gosuslugi.ru) шәхси кабинетта алырга мөмкин. Хезмәт эшчәнлеге турында белешмәләр белән электрон өземтә pdf-форматта формалаша һәм ТМҮ (төбәкара мәгълүмат үзәге) тарафыннан көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән таныклана.

Исегезгә төшерәбез, беренче тапкыр эшкә урнашканнарның, 2021 елдан башлап, хезмәт кенәгәсе берьюлы электрон рәвештә, кәгазь версияне рәсмиләштермичә алып барыла. Хезмәт кенәгәсе формасын әлегә сайламаган хезмәткәрләр моны теләсә кайсы вакытта эшли ала.

Электрон хезмәт кенәгәсе турында тулырак мәгълүмат шул ук исемдәге бүлектә ПФР сайтында урнаштырылган (www.pfr.gov.ru).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International