- Инвалид баланы карау буенча ай саен түләнә торган түләүне ничек алырга? Аны кем алырга хокуклы һәм аның күләме нинди?
- Түләү 18 яшькә кадәрге инвалид баланы яисә балачактан I төркем инвалидны караучы эшкә яраклы эшләмәүче гражданнарга билгеләнә. Ата-аналар, уллыкка алучылар, опекуннар һәм попечительләр өчен түләү суммасы 10 мең сум тәшкил итә.
Айлык компенсация инвалид баланың пенсия белән бергә аны караган вакыта түләнә.
Айлык түләүне билгеләү гариза бирү характерында була, ә 2022 елның 1 гыйнварыннан инвалид балаларга пенсия проактив билгеләнә, ягъни ата-аналарга Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми.
Айлык түләүгә гариза дистанцион рәвештә, Шәхси кабинет аша Пенсия фонды https://pfr.gov.ru/ сайтында бирергә мөмкин. Шулай ук яшәү урыны буенча РПФның клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, яки гаризаны почта белән җибәрергә мөмкин.
Түләүләр 18 яшькә кадәрге һәр инвалид баланы яки I төркем инвалидны караган эшләмәүче бер кешегә билгеләнә. Пенсионерлар һәм эшсезлек буенча пособие алган гражданнар мондый түләүләрне ала алмыйлар.
Айлык түләүне туктатуга (мәсәлән, эшкә урнашу) китерә торган хәлләр килеп чыкканда, инвалидларны караучы граждан бу хакта РПФның территориаль органына хәбәр итәргә тиеш.
Искәртеп үтәбез, I төркем инвалид һәм инвалид балаларны эшкә яраклы булмаган башка затлар да (ата-аналар түгел) карый ала, әмма бу очракта түләү күләме ай саен 1200 сум тәшкил итәчәк.
Ел саен эшкә яраклы затка пенсия коэффициентлары 1,8 күләмендә исәпләнә, булачак пенсия күләме аларның суммасына бәйле. Бу чаралар авыру кешене карау сәбәпле эшли алмаучылар һәм, димәк, иминият пенсиясен формалаштыра алмаучылар өчен каралган.
Карау чоры иминият стажына исәпләнә. Иминият стажын исәпләү хезмәткә яраксыз затлар саныннан бәйсез рәвештә календарь тәртибендә башкарыла.
80 яше тулган 3 затны карау чоры пенсиягә хокук өчен стажга исәпләнәме һәм ул ничек исәпкә алына?
Беренче группа инвалидны, 80 яшькә җиткән затны карау чоры хезмәткә сәләтле затның иминият стажына исәпләнә. Иминият стажын исәпләү хезмәткә яраксыз затлар саныннан бәйсез рәвештә календарь тәртибендә башкарыла. Тулы календарь ел өчен карау коэффициенты 1,8.