Татарстанда, бүгенге көннән, 25 ноябрьдән, Россия Федерациясенең Украинадагы хәрби махсус операциясен үткәрү шартларында республика территориясендә кертелгән «база әзерлеге дәрәҗәсе» режимы кысаларында, пилотсыз очкычлар куллануны тыю билгеләнгән. Бу хакта Указга бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
Документ нигезендә, тыю "Татарстан Республикасы территориясендә җәмәгать тәртибен саклауны көчәйтү, иҗтимагый иминлекне һәм сәнәгать һәм транспорт инфраструктурасы объектларының куркынычсызлыгын тәэмин итү" максатыннан кертелде. Пилотсыз очкычларны тыю төбәктә "база әзерлеге дәрәҗәсе" режим бетерелгәнче гамәлдә булачак.
«Татарстан Республикасы территориясендә пилотсыз һава судноларыннан файдалануны, законнарда билгеләнгән тәртиптә дәүләт хакимияте органнары һәм аларга буйсынган оешмалар, җирле үзидарә органнары, башка оешмалар һәм физик затлар белән дәүләт хакимияте органнары һәм ведомство буйсынуындагы оешмалар, җирле үзидарә органнары белән килешү нигезендә аларга йөкләнгән вазыйфалар кысаларында файдалануны тыярга», - диелгән басылып чыккан вакыттан үз көченә кергән указда.