Инвалид баланы караган өчен ай саен түләүне ничек алырга? Кем аны алырга хокуклы һәм ул нинди күләмдә?

2022 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Укучыларга Менделеевск районында Татарстан Республикасы буенча РПФның Клиент хезмәте (бүлек хокукларында) җитәкчесе Фәридә Ганиева җавап бирә.

– Түләү 18 яшькә кадәрге инвалид бала яки I төркем инвалид бала тәрбияләүче эшләмәүче гражданнарга билгеләнә. Ата-аналар, уллыкка алучылар, опекуннар һәм попечительләр өчен түләү суммасы 10 мең сум тәшкил итә.

Айлык компенсация инвалид баланың пенсиясе белән бергә каралган вакытта түләнә. Айлык түләүне билгеләү гариза бирү характерында, ә 2022 елның 1 гыйнварыннан инвалид балаларга пенсия актив рәвештә билгеләнә, ягъни ата-аналардан Пенсия фондына мөрәҗәгать итмичә.

Айлык түләүгә гаризаны Пенсия фонды сайтындагы Шәхси кабинет аша дистанцион рәвештә бирергә мөмкин https://pfr.gov.ru/.

Шулай ук яшәү урыны буенча Россия Пенсия фондының клиент хезмәтенә яки гаризаны почта аша җибәреп мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Түләүләр 18 яшькә кадәрге һәр инвалид баланы яки I төркем инвалидны караган эшләмәүче бер кешегә билгеләнә. Пенсионерлар һәм эшсезлек буенча пособие алган гражданнар мондый түләүләрне ала алмыйлар.
Айлык түләүне туктатуга (мәсәлән, эшкә урнашу) китерә торган хәлләр килеп чыкканда,караучы граждан бу хакта РПФның территориаль органына хәбәр итәргә тиеш.

Искәртеп үтәбез, I төркем инвалид һәм инвалид балаларны эшкә яраклы булмаган башка затлар да (ата-аналар гына түгел) карый ала, әмма бу очракта түләү күләме ай саен 1200 сум тәшкил итәчәк.

Карау чоры иминият стажына исәпләнә. Ел саен эшкә яраклы затка пенсия коэффициентлары 1,8 күләмендә исәпләнә,  булачак пенсия күләме аларның суммасына бәйле. Бу чаралар авыру кешене карау сәбәпле эшли алмаучылар һәм, димәк, иминият пенсиясен формалаштыручылар өчен каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International