2023 елның 1 гыйнварыннан бердәм универсаль пособие кертеләчәк. Ул балалы гаиләләргә ярдәм итүнең гамәлдәге чараларын балага 17 яшь тулганчы берләштерәчәк.
Универсаль пособиенең өстенлекләре:
Бала тууны көтү көненән алып аның 17 яшенә кадәр түләүләр өчен бердәм кагыйдәләр;
✔ туу чиратына карамыйча, бюджеттан 3 яшькә кадәрге балаларга ярдәм алу мөмкинлеге, ;
Авырлы хатыннар өчен иртә вакытта исәпкә баскан ярдәмнең артуы - пособие хезмәткә сәләтле төбәк яшәү минимумының 50, 75 яки 100% күләмендә билгеләнәчәк.
Универсаль пособие мохтаҗлыкны комплекслы бәяләү кулланып билгеләнә, хәзер инде 3 яшьтән 8 яшькә кадәрге һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга түләүләр билгеләнә.
Өстәмә рәвештә барлык балалар өчен дә,туу чиратына карамастан, әгәр гаилә кереме кешегә ике яшәү минимумыннан кимрәк булса,.ана капиталыннан 3 яшькә кадәрге түләүне рәсмиләштерү мөмкинлеге билгеләнә,
Ана капиталыннан түләү мохтаҗлыкның комплекслы бәясеннән башка билгеләнә!