Торак шартларын яхшырту Менделеевск районында ана капиталын куллануның иң популяр юнәлеше булып кала. Ана капиталы сертификаты булган гаиләләр Пенсия фондының клиент хезмәтләренә кермичә торак шартларын яхшырту өчен ана капиталы акчалары белән эш итә алалар.
Гражданнарга уңайлы булсын, ата-аналар ярдәм чараларыннан тизрәк һәм җиңелрәк файдалана алсын өчен. Татарстан Республикасы буенча РПФның төбәк бүлеге кредит оешмалары белән мәгълүмат алмашу турында килешүләр төзеде. Сбербанк, ВТБ, Автоградбанк, Газпромбанк бүлекләре һәм башка кредит оешмалары белән хезмәттәшлек җайга салынган.
Банкта торак сатып алуга яки төзүгә кредит рәсмиләштергәндә ана капиталы акчаларын кредит буенча төп бурычны яки кредит алганда беренчел кертемне түләүгә тоту турында гариза бирелә. Ягъни, ике мөрәҗәгать урынына-банкка һәм Пенсия фондына-гаиләгә бары банкка гына мөрәҗәгать итү дә җитә. Кредит оешмалары гаризаларны һәм кирәкле документларны РПФна электрон каналлар аша тапшыра, ә бу күрсәтмәне тизләтергә мөмкинлек бирә.
Исегезгә төшерәбез, торак шартларын яхшыртуга акчаны ана капиталына хокук биргән балага өч яшь тулгач җибәрергә мөмкин. Торак кредиты яки заем буенча беренче кертемне түләү, шулай ук торак сатып алуга яисә төзүгә кредитлар һәм заемнар түләүгә акча җибәрү искәрмә булып тора. Бу очракта капиталдан бала тугач яки уллыкка алынгач ук файдаланырга мөмкин.