Әлфия Когогина Әзербайҗан Республикасында Татарстан делегациясе эшендә катнашты

2022 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

РФ Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина Әзербәйҗан Республикасында Татарстан Республикасы делегациясе эшендә катнашты.

«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегациябезнең эшлекле сәфәре барышында Әзәрбәйҗан Республикасы җитәкчелеге, татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашулар, шулай ук «Әзәрбәйҗан-Татарстан» бизнес-форумы, Әзербәйҗанда татарлар тарихына һәм халыклар арасындагы дустанә мөнәсәбәтләргә багышланган күргәзмә оештырылды», - дип шәрехләде депутат.

"Республикалар арасында Президентлар Владимир Путин һәм Илһам Алиев тарафыннан имзаланган Берләшкән хезмәттәшлек турында декларацияне үстерү буенча сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү гамәлдә. Әзербайҗан һәм Россиянең Хөкүмәтара комиссиясе, Әзәрбәйҗан белән Татарстан арасында хөкүмәт комиссиясе даими нигездә эшли. Агымдагы елның ун ае нәтиҗәләре буенча Россия-Әзербайҗан товар әйләнеше 3 млрд. доллардан артып китте, бу узган ел күрсәткечләреннән шактый югары ", - дип билгеләде Әлфия Когогина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International