Менделеевскида Әниләр көнендә мобилизацияләнгәннәрнең әниләрен котладылар

2022 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Әниләр көне алдыннан Менделеевскидагы гражданлык хәле актларын теркәүнең тантаналар залына күп балалы әниләрне, инвалид балаларның әниләрен, шулай ук Әфган сугышында һәм Украинада һәлак булган солдатларның аналарын чакырдылар. Быел махсус хәрби операция зонасына берьюлы ике улын озаткан әниләрне дә хөрмәтләделәр. Менделеевскида андыйлар җиде кеше.

Хатын-кызларны Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев бәйрәм белән котлады.
«Хәзерге чынбарлыкта Ватаныбызга геройлар кирәк. Андыйларны безнең хөрмәтле  әниләребез трбияләде, аларның илебезне яклауга берьюлы 2 уллары китте. Геройларыбызны тәрбияләгән өчен без сезгә зур рәхмәт белдерәбез!",- дип мөрәҗәгать итте сәхнәдән Радмир Беляев.
Шулай ук Украинадан качакларга ярдәм итүче 8 балалы Грибачевлар һәм 7 бала тәрбияләүче Любашиннар гаиләсен билгеләп үттеләр. 
Барлык әниләргә чәчәкләр, Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр, көнкүреш техникасы сатып алуга сертификатлар тапшырдылар, балаларга бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International